Лашман авылында Салихҗан Җиһаншиннар – 100 баш, Фәрхат Газыймҗановлар - 60, Рәшит Камаловлар һәм Илһам Әбенәгыймовлар гаиләсе 50 шәр баш каз, Мингата Сөнгатуллиннар 100 үрдәк, Розалия Вәлиуллиналар 100 бройлер алганнар.
Шулай күпләтә кош-корт сатып алып асраучыларга, дәүләт: казлар өчен, бер башка - 100, бройлер, үрдәкләр өчен 80 тәңкә исәбеннән субсидия бирә, ягъни акчасын кайтара. Кыскасы, соңгы вакытта әлеге авыл уртасыннан агучы Сөлчә ярының кайбер урыннары ак юрганны хәтерләтә.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Нет комментариев