Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Лашман мәктәбе тарихы турында китап чыкты

Мәктәбем – белем учагы. Шул исемдәге яңа китап Лашман мәктәбенә багышланган. Зур тарихлы, данлыклы, бик күп күренекле шәхесләр укып чыккан мәктәп. Биредә зур гыйлемле, сәләтле йөзләрчә мөгаллим эшләгән.

Китап авторы – якташыбыз Минвәгыйз Зәйнетдинов үз хезмәтендә, бик озак һәм максатчан эзләнүләрдән, сораштырулардан соң, туган авылы мәктәбе тарихын шактый киң яктырткан. Анда Туйкиннар, Батыршиннар, Туйсиннар, Ярмиевлар, башка күп кенә, мәктәп тормышында үзләре турында якты эз калдырган олы шәхселәр хакында, бу мәктәп турында матбугат басмаларында төрле елларда басылган язмаларны да укырга, танышырга мөмкин. Монда элеккеге, кайберләре 70-80 ел элек үк төшерелгән уникаль фоторәсемнәр дә байтак, алар да, һәрберсе, тарих.

Минвәгыйз Зәйнетдинов – республикада билгеле шәхес. Лашманда туган, гомерен журналистикага багышлаган, берничә газета редакторы булган. Якташыбыз КПСС өлкә комитетында да эшләде, Татарстан радиосын җитәкләде, соңгы елларда “Чаян” журналының җаваплы сәркатибе иде. Бүген Казанда яши.

-Мин бу хезмәтемдә Лашман мәктәбе тарихының бер өлешен генә яздым, аның әле күпме өлеше өйрәнелмәгән, - ди китап авторы. –Шуңа күрә нокта куярга иртәрәк.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев