Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көзге янына акча куегыз...

Бүген — ай туган көн. Теләгән теләкләр тормышка аша, диләр.

Бүген туган ай бик гадәти булмаячак, чөнки ул Сукояр йолдызлыгында булачак. Бу исә планетаның энергетика циклларында мөһим дата, чөнки Көнчыгыш календаре буенча Яңа ай елы булып тора. Әлеге мизгелдән башлап, 2022 елда Көнчыгыш календаре буенча ел символы — Кара Су Юлбарысы үз хокукларына керә.

Сукояр - киләчәк белән бәйле билге. Бүген туган ай үзегезне сынап карарга, үзгәрешләрне кабул итәргә һәм тормышыгызны үзегез теләгәнчә үзгәртергә этәрәчәк. Ай туган көн астрологиядә, кагыйдә буларак, яхшы вакыт, бигрәк тә яңа проектлар башлау һәм шәхси максатларга ирешү өчен уңышлы булып санала.

Ай туган вакытта өйнең чиста, җыештырылган булуы бик мөһим. Иске, ватык әйберләрдән арыныгыз.

Ай туган көнне теләгән теләкләр тормышка аша, диләр. Йортка байлык җәлеп итү өчен дә бу вакыт уңышлы санала.

Ай туган көнне тәңкәне яисә кәгазь акчаны ай яктысы төшкән тәрәзә төбенә куярга кирәк. Иртән акчаны янчыкка салабыз һәм киләсе Ай туган көнгә кадәр тотмыйбыз.

Акча артсын өчен болай эшләргә дә була: мөмкин кадәр күбрәк кәгазь һәм тимер акчаларны кошелекка салып, аны ачык килеш көзге янына куярга. Акча көзгедә чагылып торсын.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев