Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көзге каникуллар вакытында юлларда сак булыйк

30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр район территориясендә "Көзге каникуллар" оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Ул укучылар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында оештырыла. -Көзге каникулларга бәйле рәвештә мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрәбез, балаларга юлда үзеңне сак тотарга кирәклеге, юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйлибез,- ди ЮХИДИ инспекторы...

30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр район территориясендә "Көзге каникуллар" оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Ул укучылар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында оештырыла.

-Көзге каникулларга бәйле рәвештә мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрәбез, балаларга юлда үзеңне сак тотарга кирәклеге, юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйлибез,- ди ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров. -Балалар бакчалары, мәктәпләр яныннан узганда тиеш­ле тизлекне сакламаучылар, балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган машиналарда хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга, юл йөрү кагыйдәдәрен бозган балаларга да таләпләр катгый.

"Көзге каникуллар" чарасы вакытында инспекторлар юл кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау буенча рейдлар да уздыра.

Марат Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Тинчурин театрында Чирмешән халкы бәйрәм ясый

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17958

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined белеп торыгыз көзге каникуллар вакытында юлларда сак булыйк