Көзге каникуллар тег белән яңалыклар
-
Көзге каникуллар вакытында юлларда сак булыйк
30 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр район территориясендә "Көзге каникуллар" оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Ул укучылар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында оештырыла. -Көзге каникулларга бәйле рәвештә мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрәбез, балаларга юлда үзеңне сак тотарга кирәклеге, юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйлибез,- ди ЮХИДИ инспекторы...
-
Чирмешән мәчетендә көзге каникуллар вакытында лагерь оештырыла
Укучыларның көзге каникуллары көннәрендә Чирмешән мәчетендә 7-14 яшьлек малайлар һәм кызлар өчен лагерь оештырыла. 30 октябрьдән 4 ноябрьгә кадәр монда балаларга сәламәтләндерү дәресләре биреләчәк, ислам нигезләре өйрәтеләчәк. Малайлар һәм кызлар өчен, сәгать 9дан 14 сәгатькә кадәр вакыт арасында, төрле уеннар һәм экскурсияләр уздыру да планлаштырыла. Кадыйр Гомәров фотосы Безнең сайтта...
-
Каникуллар бушка узмас
4-11 ноябрь көннәрендә район мәктәпләре укучылары көзге каникулларда ял итәчәк. Алты белем учреждениесендә: Чирмешән лицеенда, кадетлар мәктәп-интернатында, 2нче Чирмешән, Лашман һәм Иске Кади урта мәктәпләрендә шул чорда мәктәп яны лагерьлары да эшләячәк. Аларда барлыгы 130 бала ял итәр дип көтелә. Каникуллар вакытында мәктәпләрдә түгәрәкләр, спорт секцияләре дә үз эшләрен дәвам...