Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Күз тиюнең төп билгеләре

Ниятләгән эш килеп чыкмаганда, уңышсызлыкларга очраганда, кайберәүләр җайлы сылтау таба — күз тигән. Бу чынлап та шулаймы соң?

"Ирек мәйданы" күз тиюнең билгеләре, өшкереп дәвалану турында Казандагы “Өметлеләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән сөйләшкән.

-Күз тиюнең төп билгесе — хәлсезләнү һәм авырый башлау. Кеше чирли, ләкин табиблар сәбәбен ачыклый алмый. Күз тиюнең иң еш очрый торган билгеләре: хәлсезлек, күкрәк кысу, төшенкелеккә бирелү, бернәрсә эшләргә теләмәү, баш авырту, йөз саргаю, ашыйсы килмәү, тәннең һәм аяк-кулларның тирләве, эсселәү яки туңу, йөрәкнең сулкылдап тибүе, бил турысында авырту барлыкка килү, бер сәбәпсез елау, күңелдә курку хисе тою, сабый баланың туктаусыз елавы. Дөрес, болар медицина тарафыннан исбатланган берәр чир билгесе дә булырга мөмкин. Шуңа күрә авыру иң башта табибка мөрәҗәгать итеп, тикшеренергә тиеш.

— Күз тимәсен өчен сабыйның маңгаена иннек сылыйлар, кызыл җеп тагалар. Миләш агачы, бөти күз тиюдән саклыймы?

— Күз тиюдән Аллаһы Тәгалә генә саклый. Ләкин моның өчен һәр көнне биш вакыт намаз укырга, Аллаһка дога кылырга һәм Аны мактап зекер-тәсбихләр әйтеп йөрергә кирәк. Ә бөти, кызыл җеп, миләш агачы, булавка — берсе дә күз тиюдән сакламый. Чынлыкта болар — кеше кулы белән ясалган, бернинди кодрәткә ия булмаган җисемнәр. Әгәр берәр кеше шушы нәрсәләрне файда өмет итеп үзе белән йөртсә, аңа зур гөнаһ языла.

— Күз тиюдән ничек сакланырга?

— Күз тимәсен өчен һәрвакыт Аллаһы Тәгалә белән рухый элемтәдә булырга кирәк. Мәсәлән, һәр көнне тәһарәт алу, биш вакыт намаз, Коръән уку, һәрдаим Аллаһка дога кылу, билгеле бер санда зекер-тәсбих әйтү.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев