Күтәмә авылында яшәүче, сугыш дәһшәтләрен кичергән якташыбызның тормыш тарихы кызыклы да, гыйбрәтле дә.
Ольга Яковлевна 1931 елның 21 сентябрендә Чирмешән районының Күтәмә авылында туа. Аның балачагы иң авыр вакытка - Бөек Ватан сугышына туры килә.
Ольга ишле гаиләдә үсә. Әти-әнисе колхозда хезмәт куйган. Сугыш башлангач, гаиләне бердәнбер туендыручы булган әтисен фронтка алалар. Туганнары аны бүтән беркайчан да күрми: ул Ватанны саклаганда һәлак булган.

Ольга Яковлевнага авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларны кичерергә, тормышның ачысын-төчесен күп татырга туры килгән. Ләкин, барлык авырлыкларына карамастан, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелмәгән, үзендә яшәргә көч тапкан.
Еллар узу белән Ольга Логинкина да аерым бер сәләт ачыла - ул кешеләрне дәвалый башлый. Әнисеннән мирас итеп алган бу “бүләкне” ул әйләнә-тирәдәгеләр файдасына саклый һәм куллана. Ул инде күп еллар кешеләргә догалар укып, төрле бәла-казаларны җиңәргә ярдәм итә.

Олы яшьтә булуына карамастан, Ольга Яковлевна бүген дә эшсез утырмый: яшелчәсен үстерә. Аның өендә һәрвакыт тәртип һәм рәхәт. Елның теләсә кайсы вакытында бирегә керү күңелле - монда да, бу гаҗәеп әбинең күңелендәге кебек үк, һәрвакыт чиста, якты һәм тыныч.
Юбилярны 95 яшьлек юбилее белән район хакимиятеннән дә килделәр. Аңа Россия Президентының Рәхмәт хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Нет комментариев