Хәзерге заманда кешегә кушамат белән эндәшү искелек калдыгы булып саналса да, ул үз актуальлеген югалтмый. Авылларда әле дә кушаматлар кулланучылар бар.
Бу бик үк әдәпле гамәл түгел, әмма кайчакта файдасы да тия. Бигрәк тә авылда бер үк исемдәге кешеләр күп булганда. Кушаматлар кайчан барлыкка килгәндер, анысы хәзергә билгесез. Шунысы бәхәссез, аларда халкыбызның үткәне чагыла.
Бер тагылса, мәңге котылам димә!
Якташыбыз, журналист, тарихчы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов та “Кара Чишмә карьясы” китабында авыл кушаматлары турында аерым тема итеп язган.
Бер үк исемле кешеләр булган, аларны аерыр өчен кушамат такканнар. Минемчә, кушамат – ул бер сүз белән кешенең асылын ачып биргән, - ди Илдар Әгъләметдин улы. – Мин китабымда кушаматларга махсус тукталдым. Авылның бөтен кушаматларын барлап чыктым, аларның тарихларына да тукталдым. Үзебездән башласам, безнең әнинең әтисен Әче Рәшит, дип йөрткәннәр. Кешегә туры әйтә торган булгандыр, безнекеләргә хас билге. Ләкин тарих укытучысы Хәҗәр апа Хуҗиханова әйтүенчә, алар түбән очта яшәгәннәр, шуңа да Түбән оч Рәшите – Әче Рәшиткә әйләнгән.

Тагын бер кызыклы кушамат - Амба Гарифы. Гариф абый Равилев күп еллар колхоз рәисе булып эшләгән. Җыелышларда өстәлгә сугып: “Эшләмәсәгез, сезгә амба була!”, дип халыкны сүккән. Шуннан аңа Амба кушаматы ябышып калган. Кушаматлар дөньясы бик бай, кызыклы, аларны белергә кирәк. Ләкин алар белән кешене үртәргә ярамый, чөнки дин ягыннан да, әдәп ягыннан да бу ярамый торган гамәл.
Һәрберсенең үз тарихы бар
Кара Чишмәдән пенсионер Сәйдә апа Хәлимова да үз авылларындагы кушаматлар турында cөйләде:
Аларның килеп чыгу тарихы бик кызыклы. Бер туганыбызның кушаматы – Күсе. Ул мәдрәсәдә укыган, аларны анда ашатканнар, ә өйдә сеңелләре ач булган, ул үзеннән калган ризыкны аларга җыеп барган. Шуннан аңа Күсе кушаматы такканнар. Безнең авылда шундый гадәттә бар – исемне үзгәртеп куялар. Авылда Җиһанша бабай бар иде, аңа Яшка, дип йөртәләр иде. Үзенә алай туры бәреп әйтмәсәләр дә, кызына шул кушамат ябышты бит.
Тагын бер авылдашыбыз Әхмәтвәлине - Әпәли дип йөрттеләр. Бер авылдашыбызның кушаматы Тавык. Кайдан килеп чыкты дисәгез? Ул тракторчы булып эшли иде. Шулай иртән арба таккан тракторы белән эшкә, кырга китә. Бермәлне моның арбасыннан чебешләр коелып төшмәсенме, бөтен кыр буе таралганнар. Төнлә арбага менеп кунган булганнар. Шуннан шул, кешенең кушаматы Тавык булып калды бит.
Кыскасы, кушаматны сорап тормый гына тагалар да куялар да, ошыймы сиңа, юкмы, килешәме-килешмиме – беркемне дә борчымый. Хет үпкәлә, хет кимсен, хет гарьлән, әмма бер тагылса, мәңге котылам димә!
Нет комментариев