Чирмешән аграр техникумында студентлар арасында республика конкурсының “Автосессия-2026” муниципаль этабы узды.
Чарада тугыз студент үз көчләрен сынады: алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, автомобильне куркынычсыз йөртү күнекмәләрен һәм юлда көтелмәгән хәлләрдә дөрес карар кабул итә алуларын күрсәтте.

Конкурс студентлар өчен белемнәрен тикшерү, тәҗрибә уртаклашу һәм йөртү осталыгын арттыру өчен бик яхшы мөмкинлек булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Владислав Тимофеев, Артур Вәлиуллин, Данила Мензелин – җиңүчеләр.
Нет комментариев