Район оешма-учреждение җитәкчеләренең бу атнадагы эш планеркасы бүләкләүдән башланды.
Район башлыгы Рамил Айбатов Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары, майор Рушан Даутовка район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Ә “Хәрби дуслык” иҗтимагый берләшмәсенең райондагы рәисе Наил Котбиев район хәрби комиссарының Рәхмәт хатына ия булды.
Якташларыбыз – өлкән сержант Алмаз Алаяровны, ефрейтор Марат Гатинны, рядовой Илназ Гатинны, ефрейтор Илсаф Җиһаншинны, рядовой Илдар Зөфәровны, өлкән сержант Андрей Ларионовны, рядовой Илмир Мәслаховны, ефрейтор Александр Митякинны, старшина Андрей Митякинны, ефрейтор Алексей Митякинны, өлкән сержант Ренат Сафинны, өлкән сержант Алексей Филипповны “Төньяк Кавказда контртеррорчылык операциясе башлануга 30 ел” медале белән бүләкләделәр.
Нет комментариев