Чирмешән лицее укучылары имән чикләвеге утыртты
Безнең районда

Чирмешән лицее укучылары имән чикләвеге утыртты

Чирмешән урманчылыгына экскурсия вакытында Чирмешән лицееның 1 нче сыйныф укучылары “Лесовичок” мәктәп питомнигында имән чикләвеге утырттылар.

Бу алар өчен иң истә алган чара булды. Укучылар шулай итеп урман киләчәгенә өлеш керттеләр.

Яшь кунаклар урманчылыкның үзәк конторасында булып, урман хуҗалыгының ничек оештырылуын белделәр: белгечләр нәрсә белән шөгыльләнүен, һәр көн нинди бурычларны хәл итүләрен, урманнарны саклау һәм торгызуның мөһимлеген аңладылар.

Урманда кулланыла торган эш кораллары укучыларда аеруча кызыксыну уятты. Балалар аларны карап кына калмыйча, бу җайланмаларның табигатьне кайгыртуга ничек ярдәм иткәнен дә белделәр.

 


Нет комментариев