2026 елның 28 сентябреннән (дүшәмбедән) район үзәгендә Чирмешән районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе карары гамәлгә керә (2026 елның 20 маеннан).
Үзгәрешләр берничә урамда хәрәкәт схемасына кагылачак.
Нәрсә үзгәрә?
- Татарстан урамы Чирмешәндә төп юл була.
- Аңа тоташкан участокларда икенче дәрәҗәдәге юллар дип таныла:
- Дорожная урамы;
- Барый Габдрахманов урамы;
- Октябрьнең 70 еллыгы урамы;
- Газизуллин урамы;
- Бакча урамы;
- Кояшлы урамы;
- Курасанов урамы;
- Элемтәчеләр урамы.
Машина йөртүчеләр өчен бу нәрсәне аңлата?
Икенче дәрәҗәдәге урамнарның теләсә кайсысыннан чыкканда, сез Татарстан урамы буйлап хәрәкәт итүче транспортларга юл бирергә тиеш.
Барлык чатларда да бу хакта тиешле юл билгеләре куелачак.
Хөрмәтле автомобильчеләр!
Бик игътибарлы булыгыз, билгеләрне күзәтегез һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!
Нет комментариев