Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Кыяр маринадлау

    О-о-ой тәмле! Эшләп карагыз, элеккеге СССР кыярлары!

    Чиста банка төбенә укроп “эшләпәсе”, керән яфрагы, сарымсак телемнәре, лавр яфрагы, түгәрәк кара һәм хуш исле борыч, канәфер, кызыл борыч, кориандр салып, юылган кыярларны 3 литрлы банкаларга тутырам. Кайнап чыккан суны коям, суынганчы тотам, түгәм. 2 аш кашыгы тоз, 4-5 аш кашыгы шикәр комы, 2 лимон телеме салам да кайнар су коям. Капкачны борам, өстен аска әйләндереп куям.

    https://akcharlak.com

    фото: https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: