Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кыяр бөердәге ташларны чыгара!

Барыбызга да яхшы таныш булган яшелчә - кыяр бихисап авыруларга каршы яхшы чара икән. Әмма аны дөрес итеп ашау кирәк.

Борынгы Римда кыярны көн дә ашаганнар, моның организмны шлаклар һәм токсиннардан чистартуын шул заманнарда ук белгәннәр. Бүген исә кыярны күбрәк артык килограммнарыннан котылырга теләүчеләргә киңәш итәләр. Әмма бу яшелчәнең ябыктырудан тыш та бик күп файдалы сыйфатлары бар, ди белгечләр.

Кыярлар 95 процент судан тора, шуңа да аның калориялелеге бик түбән. Моннан тыш, әлеге яшелчәдә тартрон кислотасы бар, ә ул организмда май туплануны кисәтү сәләтенә ия. Менә шуның өчен дә зифа буй-сын турында хыялланучыларга кыярны көн дә ашау тәкъдим ителә.

Кыярның файдасы күп булсын өчен аны дөрес ашый белергә кирәк. Диетологлар яшелчәне кабыгы белән ашарга өнди, чөнки нәкъ менә яшелчәнең тышында К, А, В, С витаминнары, шулай ук тимер, калий, фосфор, бакыр һәм магний күп туплана.

Белгечләр әйтүенчә, кыяр организмда шикәр һәм холестерин күләмен киметә, кан составын яхшырта. Уңай нәтиҗәгә ирешим дисәң, яшелчәне көн дә ашау зарур. Көненә ике-өч кыяр ашасагыз, аның файдасын сизәрсез.

Моннан тыш, кыяр тән тиресен шомарта, апатия һәм депрессиягә каршы тору сәләтен арттыра, кан басымын һәм йөрәк ритмын нормага китерә. Әлеге яшелчәнең тагын бер яхшы ягы - ул хәтта бөерләрдәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә!

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев