Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Күтәмә укучылары - янгын сүндерүчеләрдә кунакта

Республикадагы куркынычсызлык айлыгы кысаларында ПЧ-73нең Күтәмәдәге аерым постына Күтәмә урта мәктәбе укучылары кунакка килде.

Балалар белән көнкүрештә, мәктәптә, урманда янгын куркынычсызлыгы хакында сөйләштеләр, ут чыгу, төтен, газ исе очрагында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында аңлаттылар.

Аерым пост начальнигы Юрий Калмыков мәктәп укучыларына янгын сүндерү частенда булган махсус техникаларны күрсәтте. Ә аннан соң тревога буенча шартлы янгынга, кузгатылган янгын сүндерүчеләр, огнетушительләр кулланып, ут сүндерделәр. Болар барысы да балаларга кызык булды, малайлар, кызлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Андый очрашулар киләчәктә дә оештырылачак.

Нина Логинкина.

ПЧ-73нең янгыннарны кисәтү бүлекчәсе инженеры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев