Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Күпфункцияле үзәктә ансатрак

Балага айлык түләүләрне һәм ана капиталына сертификатны күпфункцияле үзәктә генә рәсмиләштереп булмыймы икән?

Мария.

Чирмешән.

Әлеге сорауга күпфункцияле үзәкнең Чирмешән районындагы бүлек начальнигы Ирина Ишеева җавап бирә:

-Әйе, мөмкин. 2020нче елның 1 гыйнварыннан беренче балага айлык түләүләрне җан башына бүлгәндә керемнәре 20170 сумнан артмаган (ике яшәү минимумы күләме)  гаиләләр ала, аның күләме – 9373 сум. Әлеге түләүләр бала өч яшькә кадәр җиткәнче бирелә. 2020 елда икенче һәм аннан соң туган балалар өчен ана капиталы күләме 453 меңнән 466,6 мең сумга кадәр арта.

Бала туу (уллыкка, кызлыкка алу) белән бәйле айлык түләүләрне, балаларга бирелүче башка пособиеләрне МФЦ филиалында рәсмиләштерергә була.

Биредә ана капиталына сертификат алу һәм аның акчасын куллануга кагылышлы гаризаны күпфункцияле үзәк филиалында тапшырырга мөмкин, адрес: Чирмешән авылы, М.Титов урамы, 26.

Белешмәләр өчен тел.: 2-27-35.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X