Кояш нуры коронавирусны берничә минут эчендә юк итә
Белеп торыгыз

Кояш нуры коронавирусны берничә минут эчендә юк итә

Галимнәр кояш нурларының коронавирусны юк итү сәләтенә ия булуы турында белдергән иде инде.

Ә менә соңгы тикшеренүләр барышында ультрашәмәхә нурларның мәкерле вирусны элек әйтелгәннән күпкә тизрәк - бары ун минут эчендә юк итүе ачыкланган.

Барлык кешелекне җәфалап бетергән коронавирус COVID-19ны кояш нурлары санаулы минутлар эчендә юкка чыгаруы хакында халыкара галимнәр төркеме белдергән.

Ультрашәмәхә нурларның А һәм В төре вирус өчен үлемечле дип фаразлана. А төренең радиактив молекулалар барлыкка китерергә һәм вирусны таркатырга сәләтле булуы дәлилләнгән дә инде. Ковидка кояш нурының ничек тәэсир итүен әлеге вакытта өйрәнү дәвам итә, шунысы инде билгеле: ультрашәмәхә нурларының А классын һаваны вирустан тазарту өчен файдаланып була, чөнки ул кеше организмы өчен зыянсыз.

Бик яхшы яңалык бит бу, дуслар: урамда ямьле яз, зәңгәр күктә кояш көлә, аның чагу, җылы нурлары да безгә ярдәмгә ашыга. Тәрәзә пәрдәләрен ачыйк, йортларыбызга шифалы яктылык үтеп керсен, ә үзебез саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә вакыт табыйк!

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев