Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коронавирусның татар дөньясына йогынтысы

Дөньяда зур тизлек белән таралучы коронавирус гади кешеләрнең тормышына үзгәрешләр кертте. Күп кенә илләрдә карантин игълан ителде, мәктәпләрдә укыту тукталды, киңкүләм чаралар тыелды. Яңа вирус татар дөньясын да читләтеп үтмәде.

Татарстанда 15 марттан махсус санитар-эпидемиология тәртибе кертелде, ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Азатлык коронавирус таралу куркынычы сәбәпле булмый калган чаралар һәм вакыйгаларга күзәтү ясый.

МӘДӘНИЯТ

1. Super Tatar төркеменең Европа һәм Казанда концертлары узмаячак

Татар этник музыкасы башкаручы Super Tatar Rhythm & Ethno Band төркеменең Европа туры коронавирус сәбәпле өзелә. Татарстанның мәдәният министрлыгы музыкантларга Европага бармаска киңәш биргән. Super Tatar Rhythm & Ethno Band концертлары 27 мартта Майнадагы Франкфуртта, 28 мартта Болгарстан башкаласы Софиядә һәм 29 мартта Берлинда узарга тиеш иде. Музыкаль төркемнең Казандагы концерты да үтми калачак.

2. Juna төркеменең Прагадагы концеры булмаячак

Казанда иҗат итүче Juna Band төркеменең дә Европадагы концерты уздырылмаячак. Концерт 30 мартта Чехия башкаласы Прагада үтәргә тиеш иде.

3. Бакуда узасы Ваһапов фестивале концерты кичектерелде

Рәшит Ваһапов фестиваленең 28 мартта Азәрбайҗан башкаласы Бакуда үтәргә тиешле концерты көзгә күчерелде. Концертның төгәл көне май-июнь айларында билгеле булачак. Фестивальда Руслан СәйфетдиновРинат ВәлиевГөлсирин АбдуллинаАзат АбитовРанис ГаббазовЗәлилә катнаша.

4. Быел Вашингтонда Сабантуй булмый

Коронавирус таралу аркасында һәм хакимият күргән чаралардан соң TatarDC оешмасы 2020 елның Сабантуй бәйрәмен соңрак вакытка кичектерергә карар итте. Бу бәйрәмгә әзерлек эшләре кыштан бирле алып барылган булган. Сабантуй 19 апрель көнне үтәргә тиеш иде. Сабантуйны Ураза аена кадәр үткәрергә тырышалар, шуңа ул язгы айга туры китереп әзерләнә башлаган иде.

 

 

5. Флорида Сабантуе узмаячак

21 март АКШның Флорида штатында да Сабантуй үтәргә тиеш иде. "Җирле хакимиятнең гадәттән тыш тәртип кертелгәнннән соң киңкүләм чаралар уздыруны тыюы сәбәпле Сабантуй киләсе елга күчерелә" диелә социаль челтәрдәге Tatars of Florida төркемендә.

6. Литвада татар чәкчәгенә таныклык бирү тантанасы булмый калды

Татар халкының милли ашы чәкчәк Литваның матди булмаган мирасы исемлегенә кертелде. Татар чәй ашы белән халыкны таныштыру һәм аңа таныклык тапшыру тантанасы Вильнюс ратушасында 13 мартта узарга тиеш иде. Ләкин коронавирус сәбәпле чара булмый калды.

7. Композитор Ренат Еникеев белән хушлашу чарасы кысан бинада узды

13 март дөньядан киткән танылган татар композиторы, Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге иясе Ренат Еникеев белән хушлашу чарасын зур залда уздырырыга рөхсәт ителмәде. Коронавирустан саклану максатыннан оештыручыларга Казанның Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә урын бирелмәде. Башта коронавирус куркынычы сәбәпле хушлашу чарасын Татарстан композиторлар берлеге ишегалдында узачак дип хәбәр ителгән иде. Ләкин соңыннан хушлашуны берлек бинасының икенче катындагы залга күчерделәр. Зал кысан булганга, күп кеше коридорда калды.

Шул ук вакытта "Татспиртпром"нын элеккеге житәкчесе Ирек Миңнәхмәтовның женазасы күп санлы халык катнашында зурлап "Ак Барс Банк Аренада" уздырылды.

8. Мәскәүдә Нәүрүз бәйрәме булмаячак

Мәскәүдә шәһәр күләмендә уза торган Нәүрүз бәйрәмен уздыруга рөхсәт ителмәде. Бәйрәмгә 50 меңнән артык кеше килер дип көтелә иде. Чара 22 март Халык казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданында узарга тиеш иде. Фарсы һәм төрки халыкларның Яңа ел бәйрәме Нәүрүз Мәскәүдә 15 ел дәвамында ел саен уза. Быелгы чарада Татарстан да катнашыр дип көтелде. Республика иҗат әһелләре бәйрәмгә зур концерт програмы һәм халык сәнгате һөнәр осталары иҗаты күргәзмәсен әзерләгән иде.

 

 

9. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры Нидерланд гастрольләрен туктатты

Татар дәүләт опера һәм балет театрының опера труппасы хәзерге вакытта Нидерландта. Театрның февраль ахырыннан март ахырына кадәр дәвам итүче гастрольләре кысаларында артистлар "Энҗе эзләүчеләр" операсын 25 тапкыр куерга тиеш булган. Ләкин Нидерланд хөкүмәте 100 кешедән артык кеше җыела торган чараларны тыйганга күрә, Казан труппасы 12 тамашасын куймаска яки соңгарак күчерергә мәҗбүр булды. Труппада танылган татар опера җырчылары Артур Исламов һәм Гөлнора Гатина да бар иде.

Тулырак чыганак тан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев