Коронавирусның иң куркыныч тәэсире аталды
Covid-19 коронавирусыннан соң иң еш була торган куркыныч нәтиҗәсе билгеле. Бу — артериаль кан басымының күтәрелүе. Бу хакта табиб иммунолог-аллерголог Владимир Болибок сөйләде.
«Минем күзәтүләремнән күренгәнчә, коронавирустан терелгән бик күп пациентларда бөтен организм буенча кан тамырларының эластиклыгы кимү аркасында артериаль кан басымын арттыру тенденциясе бар», — дип аңлатты белгеч.
Болибок сүзләренчә, вирус кешенең кан тамырлары системасы торышына тәэсир итә. Моннан тыш, коронавирусның тагын нинди органга йогынты ясавын фаразлап булмый, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев