Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Коронавирус чире республикада бишенче кешенең гомерен өзгән

Соңгы тәүлектә күршеләребез: Аксубай, Нурлат, Лениногорск районнарында коронавирус йоктыруның яңа очраклары теркәлгән. Татарстан буенча Covid-19га каршы көрәш штабы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Чирмешән районында, шөкер, әлеге авыруны яңа йоктыручылар юк.

Республикада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 83 яңа очрагы расланган: 11 кеше хастаханәләргә озатылган, 72 кеше өйдә дәвалана - аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы. Ә иң аянычы, Татарстанда әлеге авыру бишенче пациентның гомерен өзгән - вафат булучы Түбән Кама районыннан, аңа 82 яшь булган.

Соңгы бер тәүлектә Covid-19 иң күбе Казанда – 42 очрак, Яр Чаллыда (11) расланган. Арчада – 6, Лаешта – 5. Әтнә, Буа, Кукмара районнарында икешәр очрак ачыкланган. Аксубай, Баулы, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Сарман, Теләче, Чистай районнарында берешәр очрак мәгълүм.

Татарстанда тулаем пандемиянең 1498 очрагы расланган, шулардан 296 кеше терелгән,367 кеше стационарда дәвалана.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев