Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Конференция Габдулла Тукайга багышлана

2021 елның 23 апрелендә татар әдәбияты классигы Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Габдулла Тукай XX-XXI гасырлар мәдәни хәятында» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исесендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.

Габдулла Тукай (1886–1913) талантлы шагыйрь, оста публицист, үткен тәнкыйтьче булып таныла һәм күпкырлы иҗаты белән ХХ йөз башы татар Яңарышына җитди өлеш кертә. Әдип иҗаты тема-мотивлар киңлеге, жанрлар төрлелеге, сурәт чаралары байлыгы белән үз чоры әдәбияты күгендә балкый. Аның нуры меңнәрнең күңелендә өмет-ышаныч хисе булып урын ала, халык бәхете, киләчәге өчен көрәшкә чакыра.

Конференция эшенең төп юнәлешләре:

Тукай һәм XX-XXI гасырлар татар әдәбияты; чорның тарихи-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси мохитенә нисбәтле Тукайның шәхесе һәм иҗаты;

XX-XXI гасырларда әдәбиятара, бигрәк тә төрки әдәби багланышлар;

Тукай һәм милли сәнгать үсеше;

Тукайны өйрәнү фәненең торышы һәм бурычлары;

Шагыйрь әсәрләрен дөнья халыклары теленә тәрҗемә итү;

Тукайның тормышын, иҗатын өйрәнү, саклау һәм киң җәмәгатьчелеккә җиткерү мәсьәләләре һәм башкалар.

Конференциядә катнашу өчен 100гә якын фәнни доклад кабул ителде. Конференция эшендә чит илләрдән (Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан), Мәскәү, Уфа, Махачкала, Казан, Яр Чаллы, Алабуга һәм башка шәһәрләрдән галимнәр катнашачак.

 Чыгыш ясаучылар арасында – Азәрбайҗан Милли Фәннәр академиясенең беренче вице-президенты, Низами Ганҗәви исемендәге Әдәбият институты директоры Габиббейли Иса Акпер оглы, Казакъстан Республикасы Милли фәннәр академиясенең Л.Н. Гумилев исемендәге Евразия милли университеты ректоры Садыков Ерлан Батташевич, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясенең Үзбәк теле, әдәбияты һәм фольклоры институты директоры Махмудов Низомиддин Мамадалиевич, Кыргызстан Фәннәр академиясенең Ч. Айтматов исемендәге Тел һәм әдәбият институты директоры Акматалиев Абдылдажан Амантурович, Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Гаязов Әлфис Суфиян улы, Висконсин университеты профессоры (Мадисон, АКШ); Назарбаев университетының казах теле һәм тюркология кафедрасы мөдире һәм профессоры Юлай Шамил оглы, Февзи Якубов исемендәге Кырым инженерлык-педагогика университеты каршындагы кырым татар филологиясе, тарихы һәм Кырым этнослары мәдәнияте фәнни-тикшеренү институты директоры  Керимов Исмаил Асанович, Россия Фәннәр академиясе Дагыстан федераль тикшеренү үзәге Г. Цадасы исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Магомедов Магомед Ибрагимович һәм башкалар бар.

Конференциядә Татарстан Республикасы дәүләт органнары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан Республикасы Язучылар Союзы, фәнни оешмалар, белем бирү оешмалары, вакытлы матбугат вәкилләренең катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев