Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Көненә җиде уч җиләк-җимеш ашагыз!

Галимнәр раславынча, кеше көненә шулкадәр җиләк-җимеш белән туклана икән, рак, йөрәк-кан тамырлары, диабет авырулары ике тапкыр кими.

Бакчада яшелчә-җимеш өлгерер вакыт җитеп тә килә. Уңган бакчачылар төрле яшел тәмләткечләр, редис, кыяр кебек тиз өлгерә торган яшелчәләрне күптән ашый. Иртә язда чәчәк аткан зелпе үзенең җимешләре белән сөендерә башлады. Быел бакча җиләге дә бик күп булырга охшый. Витаминнарга бай җиләк-җимешләр белән җәй буена бигрәк тә балалар һәм өлкән яшьтәгеләр тукланырга тиеш.

Британия галимнәре үткәргән тикшеренүләр буенча, кеше көненә 7-8 өлеш (ир-егет өчен - 80 грамм, хатын-кызлар һәм балаларга бераз кимрәк) яшелчә-җимеш белән туклана икән, рак, йөрәк-кан тамырлары, диабет авырулары 46 процентка кадәр, ягъни ике тапкыр кими.

Ул өлеш күпмерәк була икән, дисезме? Яңа өлгергән җимешләрне учыгызга өеп салсагыз, нәкъ бер өлеш килеп чыга да инде. Сүз, әлбәттә, яңа өлгергән җиләк-җимеш турында бара. Галимнәр белдерүенчә, җимешләрне көненә 7-8 өлештән дә азрак ашасаң, аларның организмга файдасы сизелми дә кала. Мәсәлән, бер алманың әллә ни файдасын тоймассыз.

Авыру хәвефен җиләк-җимеш — 4 процентка, ә яшелчәләр 13-16 процентка кадәр киметә икән. Димәк, яшелчәләр җиләк-җимештән 3-4 тапкыр файдалырак булып чыга! Көненә 8дән 16 төргә кадәр яшелчә-җимеш ашарга киңәш ителә. Бигрәк тә үз бакчаңнан өзеп кенә алып кергәннәре файдалы.

Бер үткәндә — груша, икенчесендә помидор, кыяр кабарга була. Шулай итеп, көненә төрлесеннән 8 өлеш җыелганы сизелми дә кала. Бу, әлбәттә, башка төрле ризыктан баш тартырга дигән сүз түгел. Җаның ни тели, өстәлеңдә ни бар — шуны рәхәтләнеп ашарга мөмкин. Тик яшелчә белән тукланганда ашказаны файдалы клетчаткалар белән тула, шуны онытмаска кирәк.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев