Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Халык әйтсә - хак әйтә

Җәйнең соңгы ае - август та башланып китте. Август сынамышларына күз салып, көзнең, кышның ничек киләсен чамаларга була.

Августның беренче атнасында бертөрле һава сакланса - кыш озын һәм карлы була.

Августта каеннарда сары яфраклар күп булса - көз иртә килә.

Август азагында торналар көтүе белән көньякка очса - кыш иртә килә.

16 августта көчле салкын җил иссә - суык кышка, җылы җил иссә - йомшак, карлы кышка.

19 август коры булса, көз коры була, юеш булса - юеш көз килә, аяз булса - кырыс кышка.

21 августка карап гыйнварның холкын фаразлап була.

31 август әрем тамырын карагыз, әгәр яшь тармаклары калын булса - киләсе елда уңыш уңар.

Чыганак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/avgust-aena-synamyshlar

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев