Кемнәргә коронавирустан прививка  ясатырга ярамый?
Белеп торыгыз

Кемнәргә коронавирустан прививка ясатырга ярамый?

Яман шештән, ялкынсыну, кан авыруларыннан интегүчеләргә, “красная волчанка” кебек аутоиммун системасына зыян килүчеләргә (организмның саклагыч көчләре зәгыйфьләнгән, дигән сүз) коронавирустан прививка ясатырга ярамый.

Табиб-иммунолог Владислав Жемчугов  шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, вакцинация ясау мәсьәләсен фәкать табиб кына хәл итәргә тиеш.

Моңа кадәр Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Денис Логунов Гамалея исемендәге үзәк галимнәре эшләгән вакцина ясатучыларда COVID-19 инфекциясенә каршы тору сәләтенең чир кичерүчеләрдәгегә караганда көчлерәк булуы турында белдергән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

фото: tatar-today.ru


Нет комментариев