Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кече фермалар төзү – алга карап эшләү

Агымдагы ел башына районда сөтчелек юнәлешендә эшләүче 103 кече ферма исәпләнә иде. 7 ай ярым эчендә андый фермалар төзү программасына тагын 24 хуҗалык кушылды, әлеге эш белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны барлыгы 33 кә җитте.

-Шунысы сөендерә, районда авыл җирлекләрендә кече фермалар төзү буенча актив эш алып барыла һәм моңа алынган якташларыбыз объектларын быел төзеп бетермәкче, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. –Бу яктан Иске Кади, Иске Котыш, Чирмешән авыл җирлекләрендә эш яхшы оештырылган һәм аларда өчәр хуҗалыкта кече фермалар югары әзерлек дәрәҗәсендә, Түбән Кармалка, Иске Котыш, Күтәмә, Ульяновка авыл җирлекләрендә – берәр хуҗалык шундый хәлдә. Соңгы вакытта Лашманда, Иске Үтәмештә, Яңа Элмәле авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар бу яктан эшне тизләтте. Аларда биналарның стеналары күтәрелгән, хәзер түбәләрен ябарга әзерләнәләр.

Әлегә Кармыштагы – ике, Чирмешән авыл җирлегендә өч хуҗалыкта бу төзелешләр сүлпәнрәк бара. Дөрес, кармышлыларның керамзит блоклары юк иде, шушы көннәрдә аларны кайтардылар.

Лашманда һәм Кара Чишмәдә ферма төзергә быелның июль аенда гариза биргән ике хуҗалык хәзер документлар рәсмиләштерү белән мәшгуль.

Кызганыч, кече фермалар төзү программасында әлегә Яңа Кади, Шешминка, Югары Кәминкә, Бәркәтә, Мордва Афонькәсе, Туймәт авыл җирлекләре катнашмый. Бу авыл җирлекләрендә әлеге уңайдан җитдиерәк шөгыльләнергә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга, программага керергә теләүчеләрне ачыкларга кирәк. Эшне озакка сузарга түгел, төзелеш сезоны төгәлләнеп килә.

-Авыл җирлекләре башлыкларына фермалар төзүчеләргә абзар түбәләре өчен агач материалы кайтаруда транспорт белән булышырга кирәк, - ди Әмир Сәлим улы. –Бигрәк тә субсидия алу өчен республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына җибәрелә торган документларны рәсмиләштерергә аерым игътибар бирү сорала. 1 сентябрьгә кадәр язуларын тапшыручылар акчаны быел ук ала алачак.

Бүген 8 шәхси хуҗалыкның  - эксклюзив проектлары, ә бишесенең   җиргә документлары юк. 11сенә агач материаллары кирәк, ә урман хуҗалыгындагылар гына җитми. Димәк, кече ферма төзүчеләргә бу яктан ярдәм таләп ителә.

20 нән 31 августка кадәр районда кече фермалар төзелешен тәмамлау юнәлешендә удар ункөнлек игълан ителде.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев