Казаннан Антальяга оча торган самолетның пассажиры вафат булган
Бу хакта TourDom.ru порталы турагентлыкка сылтама белән хәбәр итә.
Ачыкланганча, самолет 17 сентябрьдә җирле вакыт белән 12.44 сәгатьтә һавага күтәрелгән. Очыш вакытында кинәт кенә бер пассажирның – 17 яшьлек инвалид кызның - хәле начарайган. Аның өянәге кузгалган һәм йөрәге туктаган.
Әлеге рейс белән очкан ике табиб кызның йөрәгенә массаж ясаган һәм ясалма сулыш алдырган. Әмма ярдәм итә алмаганнар.
Нет комментариев