Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанлылар Яңа Элмәле балын ошатканнар

Чирмешәнлеләр Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә үз товарларын тәкъдим итә.

11 сентябрьдән башланган әлеге ярминкәләргә район эшмәкәрләребез атна саен бара. Аларның юл чыгымнарын капларга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аша акча биреләчәк. Моның өчен тиешле документлар тапшырасы.

-Райпо Казанга, ярминкәгә атна саен 4-5 машина товар алып бара. Алар ит, ярмалар, яшелчә саталар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. – Чирмешән аграр техникумы да бу ярминкәләрдә катнашты.

Казанлылар Иске Котыштан Сергей Разин алып барган итне, Яңа Элмәледән Евгений Митрофановның  балын бик яратып алалар. Иске Кадидан Рафис Камалов яңа суелган итен Чаллыда урнаштыра.

Көзге ярминкәләр 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев