Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кайчан җылытыр икән?

Салкын кыш. Әбиләр мәҗлестә гәп корып, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыралар. "Дөнья" хәбәрләре беткәч, сүз һава торышына күчә. -Бигрәк озакка китте бу суык, кайчан җылытыр икән? - диләр.- Кием өстенә кием киябез. Барасы җиреңә барып булмый. Кулдан көрәк төшми. Эше күп дисәң дә, җәй барыбер бик рәхәт. Эссе җәйге кич....

Салкын кыш. Әбиләр мәҗлестә гәп корып, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыралар. "Дөнья" хәбәрләре беткәч, сүз һава торышына күчә.

-Бигрәк озакка китте бу суык, кайчан җылытыр икән? - диләр.- Кием өстенә кием киябез. Барасы җиреңә барып булмый. Кулдан көрәк төшми. Эше күп дисәң дә, җәй барыбер бик рәхәт.
Эссе җәйге кич. Олысы-кечесе кич утыра. Бетмәс-төкәнмәс эш, кояшның нык кыздыруына зарланышалар.
-Кайчан кыш җитәдер. Ял итәргә вакыт юк. Артык кызу - уңайсыз. Салкында суларга да рәхәт бит,- ди берәү. Башкалар аның белән килешә.
Язгы бер көн. Аяк асты пычрак вакыт. Бакчадагы кар суларына урын - "юл" ясаучы ирләр сөйләшә.
-Тагын эш башлана инде. Тәүлеккә егерме дүрт сәгать тә җитмәс. Кышка керсәң хет бераз хәл аласың. Көтү дә көтәсе, мал азыгы да әзерләп йөрисе түгел. Менә яхшы яңгырлар кирәк тә бит.
Көзге караңгы көн. Хатын-кызлар очрашкач, сүз, бик ерактан килә-килә, һава торышына килеп җитә.
-Кайчан туктар инде бу яңгырлар? Юып кына куясың, бар да бик тиз пычрана. Төннәр озын, йоклап та арыйбыз. Кыш җитсә, бөтенләй башкача.
Салкын кыш. Һава торышы без дигәнчә түгел...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәзәк сүз җәйге кич кышкы кич