Мәзәк сүз тег белән яңалыклар
-
Стаж тулы түгел
Госман абзый озак еллар колхозда эшләп пенсиягә чыккан. Уен-көлкеле, сүзгә оста кеше, мәҗлесләрдә урыны гел түрдә була. Баянчы бит ул. -Ничек соң, пенсияне күп аласыңмы?- дип сорагач, Госман абзый: - Ярый инде шунда. Минем бит кызлар белән кич утырып, гармун уйнап йөргән вакытларны стажга кертмәгәннәр, санамаганнар,- ди.
-
Кайчан җылытыр икән?
Салкын кыш. Әбиләр мәҗлестә гәп корып, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыралар. "Дөнья" хәбәрләре беткәч, сүз һава торышына күчә. -Бигрәк озакка китте бу суык, кайчан җылытыр икән? - диләр.- Кием өстенә кием киябез. Барасы җиреңә барып булмый. Кулдан көрәк төшми. Эше күп дисәң дә, җәй барыбер бик рәхәт. Эссе җәйге кич....