Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Каенанага боларны бүләк итә күрмәгез!

Ә сез мондый бүләк бирергә ярамаганын белә идегезме?

Каенаның туган көненә, яисә бәйрәм белән котлаганда бүләк сайлавы бик җиңел эш түгел, әлбәттә. Тик ирегезнең әнисенә бөтенләй бүләк итәргә ярамаган әйберләр дә бар икән.

Мәсәлән, косметиканы бүләкләр исемлегеннән төшереп калдырыгыз. Биттәге җыерчыклардан крем бүләк итсәгез үз әниегез үпкәләмәс, әлбәттә. Ә менә каенана үзен картайталар дип уйларга мөмкин.

Кәстрүл, таба, чүмеч кебек савыт-саба бирүне, каенана “синең урының аш-су бүлмәсендә”, дип кабул итәргә мөмкин.

Йорт хайваннары белән дә сак булыгыз, каенанагыз мәче, этләрне яратмавы һәм бу “җанлы” бүләкне шәхси тормышына кысылу дип тә уйлавы бар.

Конвертта акча бүләк иткәнне каенанагыз, бәлки, яхшы кабул итәр, тик соңыннан килененең бүләк сайлап вакытын әрәм итмәве турында сөйләр.

Шулай ук каенанага көзге, сәгать, буш ваза бүләк итү дә килешми.

Чыганак

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев