Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

"Кабат бергә яшәү теләге булса, "талак" ишеткән хатын икенче иргә кияүгә чыгып, аннан аерылгач кына кабат иренә кайта ала"

Ирем белән никах укыттык. Никахтан соң ирем белән дини йолалар турында сөйләшеп утырабыз, мин: "Ислам динендә ир кеше 3 тапкыр "Талак!" дип әйтсә, никах бетә икән", - дидем. Ул: "Ярар алайса, талак, талак, талак!" - диде. Ул моны уйнап, яшьлек юләрлеге белән генә әйтте. Ләкин минем аңлавымча, безнең никахыбыз Аллаһы...

Ирем белән никах укыттык. Никахтан соң ирем белән дини йолалар турында сөйләшеп утырабыз, мин: "Ислам динендә ир кеше 3 тапкыр "Талак!" дип әйтсә, никах бетә икән", - дидем. Ул: "Ярар алайса, талак, талак, талак!" - диде.

Ул моны уйнап, яшьлек юләрлеге белән генә әйтте. Ләкин минем аңлавымча, безнең никахыбыз Аллаһы Тәгалә каршында чынлап та юкка чыкты. Гаиләбез 4 сәгать кенә яшәп калды булып чыгамы?
"Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин:
- "Талак" сүзе үтә дә җитди нәрсә. Ир 3 тапкыр (яки шаяртып кына) "талак" дип әйтә икән, ислам дине буенча, ир белән хатын аерылышкан санала, хәтта хаталанып, "калак" дигән сүз урынына 3 тапкыр "талак" дип әйтү дә ир белән хатынның аерылышуына китерә. Яңа никах укытып та бергә калу мөмкин түгел. Ир белән хатынның кабат бергә яшәү теләге булганда, хатын икенче иргә кияүгә чыгарга тиеш. Икенче ир хатынны аерырга ризалык биргән очракта гына хатын аннан аерылып, кабат никах укытып, беренче иренә кайта ала.
Чыганак: Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Никах талак