Никах тег белән яңалыклар
-
Чирмешән районында һәр өч никахка бер аерылышу туры килә
Район ЗАГС бүлегендә декабрь аенда никахларын теркәргә теләүче 3 пардан гариза кергән. Киләсе елның январенда 2 пар язылачак. Ноябрь аенда районда 6 гаилә барлыкка килгән, ел башыннан - 105. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда бергә кимрәк. Агымдагы елның 11 аенда 35 гаилә таркалган (2015тә дә - шулкадәр).
-
Чирмешән мәчетендә никах туе узды
Күптән түгел Чирмешән мәчетендә Рәдиф Сөләйманов һәм Альбина Мөхәммәтгалимованың никах туе булды. - Туйда йөзгә якын кеше катнашты, - ди мәчет имамы Рамил Ибраһимов. - Зал өчен акча алмадык. Рәхмәт, байтак кунаклар мәчеткә сәдака калдырып киттеләр. Моңа кадәр дә берничә яшь парның никахын ислам йолалары буенча теркәдек.
-
"Кабат бергә яшәү теләге булса, "талак" ишеткән хатын икенче иргә кияүгә чыгып, аннан аерылгач кына кабат иренә кайта ала"
Ирем белән никах укыттык. Никахтан соң ирем белән дини йолалар турында сөйләшеп утырабыз, мин: "Ислам динендә ир кеше 3 тапкыр "Талак!" дип әйтсә, никах бетә икән", - дидем. Ул: "Ярар алайса, талак, талак, талак!" - диде. Ул моны уйнап, яшьлек юләрлеге белән генә әйтте. Ләкин минем аңлавымча, безнең никахыбыз Аллаһы...
-
Габделфәт Сафин кызын кияүгә бирде (ФОТО)
15 апрель көнне җырчы Габделфәт Сафинның кызы Әдилә Сафина кияүгә чыкты. Яшьләргә никахны кызның өендә Рамил хәзрәт Юныс укыган. Мәҗлескә бары якын туганнар, дуслар гына чакырылган. Никахта 27 кунак катнашкан. Әдилә булачак ире Айрат белән Казанда бер автоузыш вакытында таныша. Кияү профессиональ рәвештә автоспорт белән шөгыльләнә. Ә туйны исә җәй...
-
Чирмешәндә туйлар гөрли
Районда 2016нче елның беренче туйлары 16 январьда булды. Бу көнне район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре өч яшь парның никахларын тантаналы шартларда теркәделәр. Беренче булып, район мәдәният йортындагы никахлар теркәү залына Максим Толстов һәм Ирина Кузьминалар узды. Максим Яр Чаллыда, Ирина Тольяттида туып үсә, әмма икесе дә бала чакта авылга - Ивашкинога...
-
Үз никахыннан кайтып килүче егет һәлак булган
Фаҗига 20 декабрь көнне Башкортстанның Кушнаренко районында була. Юлда Татарстаннан килгән МАЗ машинасы Lexus белән бәрелешә. Егет никахтан кайтып барган, озакламый ул туй уздырырга җыенган булган. Юл һәлакәтендә аның башы өзелгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, егет алдагы машинаны узарга каршы юлга чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Lexus машинасындагы 56 яшьлек...
-
Күтәмәдә уҗым бодай уңган
"Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыяте инде бүген үк яңа уңыштан элиталы 250 тонналап бодай сата ала. Ә урак әле башланып кына килә. Без бу хуҗалыкка барган көнне иртән яңгыр явып китте. Шулай да комбайннар ындыр табагы янында кырга чыгарга әзер торалар иде. Быел уракта дүрт комбайн: ике "Нива", ике "Нью-Холланд" катнаша....