Исән генә булсыннар
Авылда яшәүче, 65 яшьтән өлкән якташларыбызны әле дә махсус машина белән табибларга күренергә алып киләләр. Ул аерым программа буенча башкарыла.
Чирмешән муниципаль районында сентябрь, октябрь айларында 357 әби-бабайны социаль хезмәт аша больницага алып килсәләр, ноябрьдә исә 220 кешегә медицина тикшеренүе уздыру планлаштырыла. Аларның 188е табибларга күренгән инде.
фото: Гүзәл Шәрәфетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев