Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иске Котыш рухание хөрмәтенә часовня төзеделәр

1918 елның 13 октябрендә Иске Котыш рухание Константин Сергеев атып үтерелә. Һәм менә төгәл 100 елдан соң ул җан биргән урында – авылдан ерак түгел генә часовня ачылды.

Әлеге уңайдан узган митингка дистәләрчә кеше: руханилар, район администрациясе, казачество вәкилләре, Иске Котыш, Ульяновка һәм башка авыллар халкы җыелды.

Анда төп кунак буларак ерак Одессадан хатыны Светлана белән кайткан, шулай ук Константин Сергеев – Константин атакайның оныгы катнашты

.

Часовняны изгеләндерү йоласы башкарылгач, район благочинные Серафим атакай тынычлыкны сакларга, тарихның аяныч сабакларын онытмаска һәм дин өчен корбан булганнарны онытмаска өндәде.

Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның тәбрикләүләрен ирештерде һәм эшкуар Геннадий Давыдовка рәхмәтләрен әйтте. Часовня төзү һәм Константин Сергеев атып үтерелгән урынны төзекләндерү эшләре шушы якташыбыз акчасына башкарылган.

Митингта Геннадий Давыдов, Константин Сергеевның оныгы – Константин Сергеев, Иске Котыш храмы старостасы Георгий Шестов, Чирмешән казачествосы атаманы Николай Пузырев чыгыш ясадылар.

Аннан соң чара Ульяновка авылы мәдәният йортында дәвам итте. Монда “Россия-Татарстан” дәүләттелерадиокомпаниясе режиссеры һәм корреспонденты Зөфәр Хәйруллинның “Триптих” фильмының премьерасы булды. Авторның бу эше 2018 елның гыйнварында эфирга чыкканнан бирле, күп кенә православие фестивальләрендә һәм бәйгеләрдә тәкъдим ителгән. Чарада катнашучылар авторны кул чабып сәламләделәр, иҗат эшендә уңышлар теләделәр.

Район балагочинные Серафим атакай фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев