Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 3 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Көндез явым-төшем күзәтелми, көньяк-кынчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда - бозлавык.
Бүген һава температурасы аз гына салкынрак булачак. Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 0-5 градус салкын булачак. Казанда исә...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 3 декабрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Көндез явым-төшем күзәтелми, көньяк-кынчыгыш тарафтан уртача тизлектә җил исә. Юлларда - бозлавык.
Бүген һава температурасы аз гына салкынрак булачак. Татарстан буенча көндезге уртача һава температурасы 0-5 градус салкын булачак. Казанда исә көндез 1-3 градуска кадәр салкынайта.
4 декабрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем вәгъдә ителми. Һава температурасы 3-8, аязган вакытта 13 градуска кадәр салкын булачак.