Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Инвалидлар оешмасының бакча сыннарын урлап киткәннәр

Оешманың рәисе Мәдинә Талипова һәм Ирина Митяева бик тырыш кешеләр. Алар урнашкан бина каршын быел бик матур итеп бизәгәннәр иде. Шунда сыннар да урнаштырдылар. Бүген инде алар юк.

Кайберәүләр махсус монда килеп, фотога төштеләр, килгән-кайткан кунакларны да бирегә алып килделәр.

Арабызда төрле кеше бар шул. Күпчелек бу матурлыкка сокланып караса, кемдер шунда чыгарып куйган бакча сыннарын эләктереп тә киткән. Мөгаен, күрше районнан килеп урлап китмәгәннәрдер, үзебезнекеләрнең эше булса кирәк. Якташларыбыз өчен оят...

Район инвалидлар оешмасы соңгы елларда актив эшчәнлек алып бара. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең күңеләрен күреп, даими төстә бәйрәмнәр оештыралар, бүләкләр тараталар, үзләренә дә еш кына кунаклар чакыралар.

фото: Кадрия Гамирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев