Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Илсөя Бәдретдинова гаиләсендә авыр югалту

Татар эстрада артисты Илсөя Бәдретдинованың әтисе бакыйлыкка күчкән. Бу хакта ул инстаграмында хәбәр итә. Ядкәр абый җырчының туган ягы Лениногорск районы Иске Шөгер авылында гомер кичерә иде. Нибары 10 көннән – 19 августта Илсөя анда зур Авыл бәйрәме оештырырга тиеш иде. Бәйрәм кичектерелерме-юкмы – әлегә билгесез.

 

Узган ел, хатирәләргә бирелеп, Илсөя Бәдретдинова үзенең балачагы, әти-әнисе, апалары турында искә алуын язган идек. Гаиләдә өченче кыз булып туса да, әтисе аны гел малай кебек үстергән икән. Күрәмсең, бик тә малай булуын теләгәндер. Илсөяне әтисе малай булыр инде бу дип, өченче баласын көткән, әмма кыз туса да ул малайларга охшап үскән икән. «Мин гаиләдә өченче кыз. Әти, бәлки, монысы малай булыр дип тырышкандыр… Миннән соң кул селтәгән. (көлә) Ләкин барыбер малай кебек үстерде үземне. Күлмәк кигәнемне, курчак белән уйнаганымны хәтерләмим бәләкәй чакта. Кайчан карама, агач башында, велосипедта, кеше бакчасыннан алма басып, ә 12 яшьтән трактор руле артыннан төшмичә…», диде җырчы. Илсөя Бәдретдинова сүзләренчә, аларның өйләрендә гел хатын-кыз мохите була. Әтиләре хәтта ишегалдына чыгып, әтәч белән дә сүз коруга җиткән. «Өйдә әби, әни, Лилия апай, Люция апай, мин… Бер өй хатын. Әти әзрәк салгач, баскычка чыгып, әтәч белән сөйләшеп утыра иде: «Петя, син мине аңларга тиеш! Синдә дә хатыннар гына бит! Бер өй бит алар миндә дә! Ничек түзәргә соң боларга, ә?» дип бүлешә балачак хатирәләре белән Илсөя. Аннан тамашачыларын гаҗәпләндереп, Инстаграмга сакаллы фотосын куя. Әлбәттә, аның әтисе Илсөянең гомер буе малай булуын теләгәне өчен генә сакал үсеп чыкмаган. Ул аны махсус телефондагы кушымта аша ясый. Ләкин үзе әйтмешли: «Малай булып туган булсам, шәп егет булыр идем бугай». Тамашачылары да аның бү сүзләрен хуплыйлар.

tatar-today.ru

фото: истаграм 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев