Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Илфакның эшләнәсе эшләре күп калган иде»

Күпкырлы талант иясе Илфак Шиһапов гел исемнән чыкмый. Әйтерсең лә шәм кабынды да, дөрләп янып, бар дөньяга нурлар сипте, һәм кинәт сүнде. Илфакны беренче тапкыр 2013 елда Илсөя Бәдретдинова белән Актанышка концерт куярга кайткач якыннан күрдем. Илфак Шиһаповның язмалары үткен тел белән язылган, ул матбугат чараларында үткер каләме белән күп...

Күпкырлы талант иясе Илфак Шиһапов гел исемнән чыкмый. Әйтерсең лә шәм кабынды да, дөрләп янып, бар дөньяга нурлар сипте, һәм кинәт сүнде. Илфакны беренче тапкыр 2013 елда Илсөя Бәдретдинова белән Актанышка концерт куярга кайткач якыннан күрдем. Илфак Шиһаповның язмалары үткен тел белән язылган, ул матбугат чараларында үткер каләме белән күп проблемаларны хәл итте. Үз сүзен курыкмый әйтә белде.


Мин хаҗдан кайткач, ике ел урамда ак озын күлмәктән - хаҗ киеменнән йөрдем. Башымда яшел түбәтәй. Муенымда дисбе. Берсендә Актаныш районының Тимәш авылына җомга намазына чакырдылар. Тимәш - СССРда нефть чыккан беренче урын булып санала дип беләм, анда соңрак бистә барлыкка килде. Аны «Ромашкино» дип атадылар. Кыскасы, намаздан кайтып барганда, элеккеге мәчет урынында эшләүче кешеләргә күзем төште. 1920 елларда мәчет булган урында һәйкәл тора. Рус кешеләре, шул таш сынны ныгыту өчен, измә болгаталар. Бу урыннарда «бисмилла» әйтеп йөрергә кирәк бит дип борчылдым. Күпмедер вакыттан соң, Лениногорск районының «Заман сулышы» газетасында бу хакта татарны үз тарихын өйрәнергә, истәлекләрен сакларга өндәгән язма басылып чыкты, авторы Илфак Шиһапов иде.

Илфак соңгы көннәрендә «Шәһри Казан» газетасында эшләде. Күңелгә үтеп керерлек язмаларыннан тыш, ул шигырьләр, җыр­лар, хикәяләр дә иҗат итә иде. Илсөя Бәдретдиновага да аның җырларын башкарган өчен рәхмәт. Улын иманлы итеп үстерергә язсын. Илфакның эшләнәсе эшләре күп калгандыр. Шактый кешегә туры юл күрсәтте ­ ул: татар исемнәрен саклау, шәҗәрәләр төзү, татар авыллары тарихларын өйрәнү дисеңме. Ерак йолдыз булсаң да, сүнгәч тә якты булып гел янсаң иде.

Ильяс Әхмәтҗанов, Актаныш районы, Түке авылы.

http://shahrikazan.com/news/yazmalar/ilfakny-eshlnse-eshlre-kp-kalgan-ide

(фотосы сайттан алынды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Шигапов