Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа елдан чирмешәнлеләргә дә түләү квитанцияләре яңа бәяләр белән киләчәк

Электр энергиясенең бер киловатт-сәгате 1 декабрьдән 3 сум 28 тиен тора. Моның өчен әлегә кадәр 3 сум 01 тиен түләдек - артым 9 процент. Бу хакта “Татэнергосбыт” җәмгыятенең Чирмешәндәге офисыннан хәбәр иттеләр.

Декабрь аена кадәр суның 1 кубометры өчен 30 сум да 25 тиен алсалар, хәзер аның бәясе 32 сум 86 тиен була.

Үзәкләштерелгән канализация челтәрләренә тоташкан йортлар юынтык суларның 1 кубометры өчен 49 сум 65 тиен түләсәләр, инде 54 сум 33 тиен бирәсе була, артым 10 процент.

Газга да бәяләр артачак. Район газ хезмәтеннән белешүебезчә, 1 кубометр газ өчен декабрь аеннан башлап 6 сум 78 тиен түләячәкбез, моңа кадәр ул 6 сум 25 тиен иде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев