Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Хайваннарны чебен-черкидән саклау өчен

Терлекләрне көтүлекләрдә йөртү чорында хайваннарны кан суыра торган бөҗәкләр - чебен-черкиләр, кигәвеннәр, сукыр кигәвеннәр бик тинтерәтә. Шуның нәтиҗәсендә 20-30 процентка савым азая, яшь малларның үсеше, симертелүдәгеләренең артымы кими. Ветеринария белгечләре әйтүенчә, бөҗәкләрнең күп төре авыл хуҗалыгы терлекләренең йогышлы һәм инвазион чирләрен (түләмә, сальмонеллез, телязион) күчерүчеләр булып торалар. -Көтүлектә чакта хайваннарны...

Терлекләрне көтүлекләрдә йөртү чорында хайваннарны кан суыра торган бөҗәкләр - чебен-черкиләр, кигәвеннәр, сукыр кигәвеннәр бик тинтерәтә. Шуның нәтиҗәсендә 20-30 процентка савым азая, яшь малларның үсеше, симертелүдәгеләренең артымы кими.

Ветеринария белгечләре әйтүенчә, бөҗәкләрнең күп төре авыл хуҗалыгы терлекләренең йогышлы һәм инвазион чирләрен (түләмә, сальмонеллез, телязион) күчерүчеләр булып торалар.
-Көтүлектә чакта хайваннарны бөҗәкләрдән саклауны тәэмин итәргә кирәк, - ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Таһир Гыйниятуллин. - Кисәтү чаралары түбәндәгеләр: җәйге лагерь һәм көтүлек өчен коры, төрле яклап җилләндерелүче участокларны сайлау, навеслар ясау, малларны төнлә көтү, көндез яңа чабылган печән ашату. Хайваннарны чебен-черкидән саклауның нәтиҗәле ысулы - аларның тиресен инсектицидлар белән эшкәртү. Әлеге препаратларның тәэсир итү көче бер көннән җитмеш көнгә кадәр, ә кайберләренең бер тапкыр эшкәрткәннән соң да 28 тәүлеккә кадәр саклана. Мондый эшкәртүләрне ветберләшмә врачлары урынга барып башкаралар. Авыл җирлекләре башлыклары моның өчен безгә заявка бирергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы терлекләр чебенчерки