Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Гөл карый белмим, миндә барыбер үләләр!» диючеләр өчен КИҢӘШЛӘР

«Гөл карый белмим, миндә барыбер үсмиләр!» Күп кенә хатын-кыз, бүләк ителгән яки сатып алынган гөлләре өйгә кайтуга үлгәннән соң, шулай ди. Өйне ямьләп торган гөлне ничек кенә хасиятләргә тырышсаң да яңарып китмәгәннән соң, әлбәттә, башка алырга да кул бармый, бүләк итсәләр дә, гөлне кызганып кына аласың. Шулай да үзегезне битәрләргә ашыкмагыз, монда гаеп сездә түгел, ә гөлнең язмышында икән.

Хисләргә бирелмә

Бүләккә бирелгән гөлне, әлбәттә, кабул итми мөмкин түгел. Ә менә кайчак кибеттә матур гөл күрүгә, күзләр яна башлый, сатып аласы килә. Хисләргә бирелеп кенә гөл алырга ярамый. Сатып алганчы, аның турында бераз булса да мәгълүмат туплагыз: җылы, кояш  яратамы, әллә күләгәне өстенрәк күрәме икәнлеген булса да белегез.

Алданма

Матур, сәламәт күренсен өчен, гөл сатучылар үстерә торган стимуляторлар яки туфрак урынына гидропоника (гөл туфраксыз үсә, файдалы матдәләрне махсус сыекчалардан ала) куллана. Әлбәттә, мондый гөл бөтен көчен үсүгә исраф итә, ә өйгә кайткач үсеп китәрлек хәле инде калмаган да була. Шулай итеп үсемлек өйгә кайтканнан соң берничә көннән үләргә дә мөмкин.

Яраннан башла

Кайберәүләр өендә джунгли ясарга ярата. Болай матурлыкка матур, тик бер үк төрле тәрбия ярамаган гөлләрне бер төсле итеп тәрбияләгәндә, арада кайберләре, корып, кәефегезне кырырга мөмкин. Әгәр гөл тәрбияләргә артык вакытыгыз, талантыгыз юк икән, эшне тәрәзә төбендә берничә яран үстерүдән генә башлап карарга була. Чөнки яран нәзберек гөл түгел. Аннары бераздан алар янына башкаларын да өстәп, арттырырга мөмкин.

Тынычлык ярата

Кибетләрдән алган гөлләрнең тернәкләнеп китә алмавының тагын бер сәбәбе – аларның кояш яктысы җитмәгән, үсү өчен мөмкинлек булмаган киштәләрдә утырулары. Чәчәк ата башлаган вакытта тиешле шартларда тотмау аның үлеменә китерә. Транспортта алып кайтканда кирәгеннән артык селкетү, салкыннан җылыга, киресенчә, җылыдан салкынга алып чыгу да аның әле ныгып бетмәгән тамыр системасына тискәре йогынты ясый. Паразит бөҗәкләр зыян салмасын һәм гөлләр белән күчеп йөрмәсен өчен, аның төбенә күп итеп торф тутыралар. Ә ул бөтен гөлгә дә килешми. Дым һәм туклыклы матдәләр җитмәүдән интеккән гөл кибеттә үк яки, аннан алып кайтып берничә көн үткәч шиңәргә мөмкин.

Кибет гөлен тәрбияләү буенча киңәшләр

  • Бүләк ителгән гөлең берничә көннән сулса, үзеңне гаепләмә.
  • Яңа гөлне башка гөлләрең янына түгел, башка җиргә куй. Аның белән корткыч бөҗәкләр ияреп кайтмаганмы? Яхшылап тикшер.
  • Туфрагы гөлгә туры килмәвен чамаласаң, башка туфракка күчереп утырт.
  • Күчергәндә тамырын яхшылап кара, кибет туфрагыннан арындыр һәм корыган тамыр очларын кисеп ал.
  • Гөл тирәсендә вак чебеннәр барлыкка килсә, тамырын бераз марганцовка салган су белән эшкәрт.
  • Артык дымнан зыян килмәсен дисәң, гөл чүлмәге төбенә вак керамзит ташлар сал.

чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев