Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гөлне күчереп утыртканда җибәрә торган биш хата

Үлеп бара торган гөлне йомырка агы терелтә.

Беренчесе. Сатып алганнан соң гөлне өйдәгеләре янына кую. Болай эшләргә кирәкми. Әгәр яңа сатып алынган гөл авырый икән, ул аны күршеләренә дә ияртә. “Карантин” бер-ике атна дәвам итә. Бу вакытта ул йорт һавасына ияләшә. Әлеге вакыт эчендә аны ашларга, күчереп утыртырга кирәкми.

Икенчесе. Сатып алган гөлне икен­че савытка күчереп утыртмыйча, элеккесендә үстерү.
Эш шунда: табигый грунтны чик аша ачык контейнерларда чыгару тыела. Шуңа күрә җитештерүчеләр гөлне вакытлыча инерт матдәләр кушылган туфракка утырта. Ул кокос чүбе, перлита (вулкан пыяласының табигый формасы) һәм озак тәэсир итә торган катнаш ашламалардан тора. Мондый туфракта үсемлек вакытлыча гына яши ала. Торфка утыртылган гөлләр дә өйдә озак яшәми.

Өченчесе. Дөрес туфрак сайламау.
Хәзер сатуда һәр үсемлек өчен туфрак аерым сатыла. Әмма аларның барысы да нигездә бер үк. Шуңа күрә гөлне күчереп утырту өчен бу туфракның кайсын алсагыз да була.

Дүртенчесе. Гөлне сатудагы туфрагы белән күчерү.
Сатып алынган гөлнең тамырын субстраттан арындырырга кирәк. Шуңа күрә аны туфрактан алып, җылы суда юыгыз.

Бишенчесе. Гөлне вакытыннан иртә ашлау.
Күчереп утыртканнан соң хуҗаби­кәләр гөлләрне ашларга керешә. Әмма болай эшләргә ярамый. Гөлне ай ярым-ике ай вакыт узмыйча ашларга тырышмагыз. Бу вакытка кадәр ул тернәкләнергә, яшь яфраклар, яңа сабаклар барлыкка килергә тиеш.



Авыру һәм озак тернәкләнә торган бүлмә гөлләренә мондый төнәтмә ясап сибәргә була. 5-6 йомырка агына 1 л җылы су салып, бер атна төнәтегез. Тиешле вакыт узгач, шуны 10 л су белән кушыгыз. Төнәтмәнең минусы – хуш исле булмавында. Аның каравы, ул гөлләргә яшьлек элексиры буларак тәэсир итә. Яфраклары ялтырый, буйга үсеп китә. Яңа үсентеләр чыгара. 

https://akcharlak.com

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев