Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гөлләрне ничек утыртырга?

Яз якынлашканда нинди гөлләрне һәм ничек утырту турында да уйлана башларга кирәк. Гөл савытының зурлыгы, нинди материалдан булуы да мөһим роль уйный.

Аш пешерү өчен яраксыз чуен, төбе тишек кәстрүл, консерва савытлары, тишек чиләкләрне файдалану бүлмәне ямьсезләп кенә калмый, гөлләрнең үсешенә дә зыян китерергә мөмкин. Чөнки тимердән ясалган савытлар һава үткәрми, ә үсемлекнең тамырына ул бик кирәк. Үсемлек белән аның савыты бер-берсен тулыландырып торырга тиеш. Гөл савыты матур да, үсемлек үсеше өчен уңайлы да булсын.
Бүлмә гөлләре өчен керамик савытлар яхшы санала. Нинди генә савыт алынса да, аларны тышкы яктан майлы буяу белән капларга киңәш ителми. Гөл савытларын төсле кәгазьләр белән төреп бизәү дә урынсыз. Теге яки бу гөл өчен савыт сайлаганда нинди үсемлек булуын (үләнчелме, әллә куакчылмы, тиз яисә акрын үсәме) исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, фикус, роза, олеандр, пальма кебек үсемлекләр өчен зуррак савыт кирәк булса, үләнчел үсемлекләрнең күбесенә кечерәк савыт та ярый.
Зур булып үсә торган гөлне кечкенә савытка утыртсаң, бераз вакыттан соң аның үсүе тоткарлана. Кечерәк булып үсә торган үләнчел үсемлекне зур савытка утыртсаң да шулай була. Гомумән, савытның зурлыгы утыртылачак үсемлекнең тамырлары зурлыгына туры килергә тиеш.
Әлбәттә, бүлмә гөлләренең барысына да бер үк төрле туфрак ярамый. Төрле минераллар белән баетылган туфракны кибеттән сатып алганда игътибарлы булырга кирәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев