Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Фәрит Мөхәммәтшин татар телен ирекле укытуга каршы чыгыш ясады

Дәүләт Советы рәисе милли телләрне ата-аналарның теләге белән укыту төбәктә яшәүчеләрдә «кыенлыклар һәм аңлашылмаучанлык китереп» чыгара диде.

(«Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, татар телен ирекле укыту җәмгыятьне икегә аерды һәм аны гамәлдән чыгарырга кирәк. ТАСС хәбәрчесенә биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.

«Без тыю, чикләү юлы белән уртак фикергә килә алмавыбызны аңлыйбыз. Без Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, министр Ольга Васильева белән яңа Федераль белем бирү стандартларын гамәлгә кертү юнәлешендә эшлибез инде. Татар телен ирекле укытуны гамәлдән чыгарырга кирәк, чөнки ул рус һәм татар халкы арасында чөй какты», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия Яшь гвардиясе» әгъзалары алдында ясаган чыгышында билгеләп үткәнчә, гамәлдәге Федераль белем бирү стандартлары (аның нигезендә Россия халыкларының милли телләре ирекле нигездә һәм ата-аналарның ризалыгы белән укытыла) «кыенлыклар тудыра» һәм республикада яшәүчеләрнең күбесендә «аңлашылмаучанлык китереп чыгара».

2017 елның көзендә ТР Дәүләт Советы депутатлары республика мәктәпләрендә татар телен атнасына ике сәгать укытуны яклап тавыш бирде. Укучылар дәресләргә ата-аналарның язма килешүе нигезендә ирекле рәвештә йөриячәк. Моңа кадәр төбәк мәктәпләрендә татар теле мәҗбүри укытыла иде. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрит Мөхәммәтшин