Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Эссене сагынган идегезме?

Синоптиклар хәбәр итүенчә, Татарстанга 33 градуслы эсселек киләчәк, бу республика территориясенә антициклон керү белән бәйле, жип аӊлаталар.

Бу атнада Татарстанда һава торышы үзгәрүе дәвам итәчәк: пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә җылылык 33 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Бүген 28 майда, кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин.Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе көтелә. Көндез һава температурасы 21дән 26 градуска кадәр җылыначак.

Чәршәмбе, 29 май төнендә җылы фронт үзе белән бераз яңгыр алып килә,әмма көндез явым-төшемнәр күренми. Көндез һава +24, +29 градуска кадәр җылына.

Пәнҗешәмбе, 30 майда, җомга көнне - 31 майда Татарстанда һава температурасы көндезләрен 27-33 градуска җитәргә мөмкин.

Татарстан синоптиклары фаразына караганда, республика территориясендә эсселек 1 һәм 2 июнь көннәрендә дә сакланачак.

tatar-inform.tatar

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев