Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Эшсезләрне теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе ел ахырына кадәр озайтылды

Эшсез гражданнарны теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе 2021 елның 31 декабренә кадәр озайтылды. Бу карарны Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин раслады.

Узган елдан бирле гамәлдә булган тәртип эшсез сыйфатында «Работа в России» сайты аша исәпкә кую турында гариза бирү мөмкинлеген күздә тота. Ул шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша эшсезлек буенча пособие рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.

2021 елда эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме 12 мең 130 сум тәшкил итә, минималь күләме — 1500 сум. Шул ук вакытта беренче өч айда соңгы эш урыны буенча 75% уртача хезмәт хакы түләнә, әмма 12 мең 130 сумнан артык түгел, ә аннан соңгы өч айда — 60% хезмәт хакы, ләкин 5000 сумнан артык түгел, "Ватаным Татарстан" хәбәр итте.

фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев