Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Эксперт интернетта сатып алуларны куркынычсыз итү ысуллары турында сөйләде

Белгеч барыннан да элек товар сатучы турында белергә киңәш итә.

Пандемия онлайн-сатып алулар санының артуына китерде. Әмма онлайн-заказлар арта бару белән Интернетта мошенниклык очраклары да артты. Forward Leasing компаниясенең маркетинг буенча директоры Василий Пителинский онлайн-шоппингны куркынычсыз итү һәм легаль сервисларны танып белү ысуллары турында сөйләде.

Эксперт барыннан да элек товар сатучы турында белергә киңәш итә. «Сатып алу процессы җитештерүче сайты аша башкарылганда — бу бик яхшы. Сайтны һәрвакыт игътибар белән өйрәнергә кирәк: легаль компания үзе турында максималь ачык һәм тулы мәгълүмат бирә», — дип аңлата Пителинский.

Шулай ук товарның бәясенә игътибар итәргә кирәк. Эксперт сүзләренчә, әгәр ул базарныкыннан шактый түбән икән, бу бик шикле. Пителинский базар буенча уртача бәяне карарга һәм шул күрсәткечкә таянырга киңәш итә. Моннан тыш, кредит карталары мәгълүматларын ышанычлы сайтларга гына тәкъдим итү зарур. Әгәр шик туса, товарны кабул иткәндә түләү форматын сайлап алу хәерлерәк, дип искәртә белгеч.

Пителинский шулай ук төргәкнең бөтенлеген һәм документларны тикшерергә киңәш итә. «Һичшиксез, касса чегы яки ике яктан да имзаланган килешү булырга тиеш.

«Рәсми сервислар һәм кибетләр ышанычлырак — алар товарга гарантия бирә. Сатып алу куркынычсызлыгы еш кына логистика компанияләре кулында», — дип нәтиҗә ясады эксперт. 

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев