Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Декабрь җылы һәм карлы булачак дип фаразлыйлар

Декабрьнең беренче декадасында Татарстанда һава торышы 5-6 градуска җылырак булачак.

Тулаем алганда, уртача айлык температура нормадан бераз югарырак була. Бу хакта профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Хәзер Казанда көндез уңай температура, яңгыр һәм җепшек кар ява. Безгә Төньяк Атлантика көчле йогынты ясый. Тотрыксызлык күзәтелә, безгә даими рәвештә аномаль җылы һава торышы тудыра торган фронталь системалар белән циклоннар килә. Салкыннар әлегә күренми», — диде ул.

Спикер бу көннәрдә Казанда норма буенча тәүлеклек температура -7 градус булырга тиешлеген, ә чынлыкта ул аерым көннәрдә 8 градуска югарырак булуын әйтте.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, кышның беренче ае Казанда бер градуска җылырак булачак, явым-төшем нормадан якынча 20 процентка артачак.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев