Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләргә кулланучылар хокукларын аңлаталар

Сатучы хаклымы?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына түбәндәге эчтәлектә хат кергән: -Маркетплейсларның берсендә безгә туры килә торган бәядән электр миче (духовой шкаф) таптык һәм шунда ук заказ рәсмиләштереп, түләдек, әмма, икенче көнне сатучы, безнең ризалыктан башка килешүне гамәлдән чыгарды. Акчаны кире кайтардылар, ләкин безгә тәкъдим ителгән бәядән нәкъ менә шушы товар кирәк иде. Сатучы хаклымы?

Әлеге хатка Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекциясе бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Румия Сөләйманова аңлатма бирде:

-“Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының 10 маддәсе нигезендә, сатучы кулланучыга, дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү өчен, товар турында үз вакытында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирергә бурычлы. Гавами килешү (публичный договор) эшкуарның хокукый мөнәсәбәтләрен җайга сала, ул аның хезмәтеннән файдаланырга теләгән клиентларга товарлар тәкъдим итә. Ул компания сайтында урнаштырыла һәм якларның хокукларын һәм бурычларын билгеләргә, җаваплылык аспектларын җайга салырга, хезмәтләр күрсәтү, эшләр башкару яки товарлар сату-алу шартларын һәм кагыйдәләрен тасвирларга мөмкинлек бирә. Шулай ук кулланучы, хокуклары бозылган очракта, аңа хезмәт күрсәтүче затка карата таләпләр белдерү һәм тиешле яклау табу өчен, мәгълүмат ала. РФ Гражданлык кодексы нигезендә килешү оферта (килешү төзүгә күчүнең формаль тәкъдиме) җибәргән зат ризалык алганнан соң төзелгән дип санала. Сатучы бу очракта хаклы түгел, кулланучы товарны тәкъдим ителгән бәядән китерүне таләп итәргә хокуклы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев