Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнлеләр Роберт Миңнуллинны бергәләп укыды

Чирмешән үзәк балалар китапханәсе Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе оештырган “Роберт Миңнуллинны укыйбыз” акциясенә кушылды.

Гаилә елы кысаларында оештырылган бу акциядә районнан биш гаилә катнашты. Алар Казанга видеоязмаларын җибәргәннәр, катнашучыларның барысына да Рәхмәт хатлары килгән. Актив райондашларыбызны үзәк китапханә дә бүләкләгән.

Утыз Имән авылыннан өч буын вәкиле: әби, онык һәм оныкчык Роберт Миңнуллин шигырьләрен кычкырып укыйлар. Гөлзәминә Шәймарданова, Ландыш һәм Камил Гыйрфановлар укыган шигырьләрне яратып тыңлаганнар. Чирмешәннән Сергей Сидоров кызлары Виктория һәм Диана башкаруындагы шигырь дә тамашачыларга бик ошаган. Чирмешәннән Азат Кәримов Миңнуллин шигырьләрен әнисе Равилә белән укыган. Барлык катнашучыларның чыгышларын ВК челтәреннән карарга була.

Венера Шарапова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев